Татарстанда ял базасында бассейнда йөзгәннән соң, алты бала агуланган
Берничә гаилә ял итәргә килгәч, күңелсезлек килеп чыккан.
Татарстанның Боровецкий урманында урнашкан ял йорты бассейнында су коенгач, алты баланы хастаханәгә салганнар. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Кич кичә белән 21 58 сәгатьтә балаларның хәле китү турында билгеле була. Биредә берничә гаилә ял итә. Бассейнда йөзгән вакытта 12, 14, 17 һәм 19 яшьлек кешеләр ингаляцион агулану ала. Алар коса, күзләре кызара, йөткерәләр.
Башлангыч версия буенча, бу хәл суны зарарсызландыру чарасы белән бәйле булырга мөмкин.
Алты баланы хастаханәгә китерәләр. Биредә барлыгы тугыз олы кеше, тугыз бала була. Аларны да табиблар карый, калган кешеләрдә хастаханәгә алып китү өчен сәбәпләр ачыкланмый.