Җомга һәм шимбә көннәрендә республикада кар яву, кайбер районнарда буран һәм көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Җомга, 27 ноябрьдә, Татарстанда кар явачак, кайбер урыннарда буран булуы ихтимал. Күз күреме 1–2 километрга кадәр начарланырга мөмкин. Җил тизлеге секундына 15–17 метрга җитәчәк. Төнлә һава температурасы -3..-8 градус, көндез -1..-5 градус була. Юлларның кайбер участокларында бозлавык барлыкка киләчәк.
Шимбә, 28 ноябрьдә, бераз кар яву көтелә, төнлә аерым районнарда буран булырга мөмкин. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -4..-9 градуска кадәр төшә, көндез -2..-7 градус булачак.
Якшәмбе, 29 ноябрьдә, циклон көнчыгышка таба күчү сәбәпле, явым-төшемнәр туктый. Төнлә термометр баганалары -7..-12 градуска кадәр төшә, көндез һава температурасы -4..-9 градус тәшкил итәчәк.
Киләсе атна башында кайбер урыннарда бераз кар явуы ихтимал. Төнлә -7..-12 градус, көндез -3..-8 градус салкын булачак.
Татарстан Гидрометеорология үзәгендә шулай ук якындагы тәүлектә һәм ял көннәрендә атмосфера басымының тиз күтәрелүе турында кисәттеләр. Республика юлларында бозлавык сакланачак.