news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда якын арада кар явармы?

Быел кыш соңарып килә, ди белгеч.

news_top
Татарстанда якын арада кар явармы?

Татарстанда якындагы атна салкын, әмма карсыз һава торышы булачак. Бу турыда университет профессоры Юрий Переведенцевка сылтама белән Казан федераль университеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Якындагы атна антициклон йогынтысында һәм салкын булачак. Карсыз салкыннар авыл хуҗалыгына начар тәэсир итә», — дип сөйләде белгеч.

Переведенцев республикага кыш 10 көнгә соңарып киләчәк, диде.

Шулай итеп, 10 ноябрьдән башлап төнлә салкын һәм якындагы атнада температура климат нормасыннан 4–5 градуска түбәнрәк булачак.

10 -15 ноябрь көннәрендә көндезге температура -4 градуска кадәр төшәчәк, ә төнлә -8 градус булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар