Татарстанда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән ягулык базарындагы хәлне контрольдә тоту өчен махсус штаб булдырылды. Аның җитәкчесе итеп Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин билгеләнде.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, ягулык салу станцияләрендә (АЗС) чиратлар барлыкка килүнең сәбәбе – ягулыкка ихтыяҗның кискен артуы. Шул ук вакытта җитештерүчеләр ягулык запаслары һәм китерү күләмнәре җитәрлек дәрәҗәдә, дип ышандыра.
Штабка түбәндәге бурычлар йөкләнә:
- ягулык салу станцияләрендә ягулыкның булуын даими тикшереп тору;
- бәяләрнең нигезсез арттырылу фактларын ачыклау;
- җәмәгать транспортын, ашыгыч һәм коммуналь хезмәтләрне өзлексез ягулык белән тәэмин итү.
Республика халкына ясалма рәвештә ажиотаж тудырмаска һәм ягулыкны запаска сатып алмаска киңәш итәләр. Салым һәм ягулык базарындагы вәзгыять турында республика җитәкчелегенә көн саен хәбәр ителеп торачак.