news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яңа туган сабый гәүдәсеннән бер килолы шеш кисеп алганнар

Бала үзе туганда 2,5 кило авырлыкта була.

news_top
Татарстанда яңа туган сабый гәүдәсеннән бер килолы шеш кисеп алганнар
https://pixabay.com

Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары яңа туган сабый гәүдәсеннән бер килодан артык авырлыктагы шешне кисеп алган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Табиблар баланы анасы карынында ук күзәтә башлый. Ана карынында вакытта ук яралгыга бер операция ясыйлар. Екатеринбургта аның гәүдәсендәге шешне тәэмин итә торган кан тамырларын алалар. Ләкин шуңа да карамастан шеш үсүен дәвам итә.

Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары тератома дип аталган бу шешкә кан килүне туктата, аннары шешне тулысынча алып ташлыйлар. Баланың арт ягына пластика ясыйлар. 

Хәзерге вакытта баланың хәле стабиль дип бәяләнә. Кабат тикшерүләр билгеләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар