Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яңа туган баланы чүплеккә чыгарып аткан хатынны эзлиләр - видео

Тән температурасы 32 градуска кадәр төшкән бер көнлек кыз баланы сукбай ир-ат табып алган.

news_top_970_100
Татарстанда яңа туган баланы чүплеккә чыгарып аткан хатынны эзлиләр - видео

Түбән Камада яңа туган баланы чүплеккә чыгарып аткан хатынны эзлиләр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

27 октябрьдә иртәнге өчләр тирәсендә чүп контейнеры эчендә сабый бала табыла. Аны сукбай ир-ат күреп ала. Бу кеше  табиблар чакыра. Кыз баланы ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып китәләр.

2300 грамм авырлыктагы кыз баланы Балалар шәһәр хастаханәсе табибларына тапшыралар. Алар бала 26 октябрьдә 23.50 сәгатьтә дөньяга килгән, дип фаразлый. Хастаханәгә килгәндә сабыйның тән температурасы 32 градус була.

Баласын чүплеккә ташлауда шикләнелә торган хатынны видеокүзәтү камералары төшереп алган.

Полиция хезмәткәрләре баласын ташлаган хатынның шәхесен ачыклый. Вакыйга турында мәгълүматы булучыларны 02 яки 8-917-291-02-02 номерына шалтыратырга сорыйлар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100