Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яңа сәламәтлек саклау министры: Марат Садыйков турында ниләр билгеле?

Кичә Татарстан Сәламәтлек министрлыгына яңа җитәкче билгеләнде. Бу вазыйфаны хәзер 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсе баш табибы Марат Садыйков башкарачак.

news_top_970_100
Татарстанда яңа сәламәтлек саклау министры: Марат Садыйков турында ниләр билгеле?

Биографиясеннән

Марат Садыйковка 48 яшь. Ул 1970 елның 27 гыйнварында Буада туган. Яңа министр - гаиләсендәгеләрнең һөнәрен дәвам итүче. Әтисе Наил Садыйковны "сәламәтлек саклауның легендасы" дип йөртәләр. 

Наил Садыйков Россиянең атказанган табибы, Россия информатизация академиясе әгъзасы. Хәзер ул Татарстан ветераннарын медицина һәм дарулар белән тәэмин итү комиссиясен җитәкли, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы ветераннар оешмасын оештыручы һәм җитәкчесе буларак билгеле. 


Марат Садыйков 1987 елда Казан дәүләт медицина университетына укырга кергән. 1993 елда югары уку йортын яхшы билгеләргә тәмамлаган. Биредә ул "Педиатрия" белгечлеген алган. Шуннан соң Табибларны камилләштерү югары уку йорты клиник ординатурасының дәваханә педиатриясе кафедрасына белемен арттырырга кергән һәм ассистент буларак шунда эшкә калган. 

1996 елда Марат Наил улын 18 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең консультация-диагностика үзәге баш табибы урынбасары вазыйфасына билгелиләр. 2000 елдан исә ул Казан онкология диспансеры баш табибы булып эшли башлый. 

Хезмәттәшләре сүзләренчә, М.Садыйков диспансерны җитәкләгән елларда әлеге медицина оешмасы югары технологияле заманча үзәккә әверелә. 

Онкология диспансеры җитәкчесе буларак Марат Садыйков нинди булган? 

"Марат Наил улы белән мин 2000 елдан бирле эшлим. Ул безнең шәһәр онкология диспансерына баш табиб булып килде. Хәтерлим, бик яшь, энергиясе ташып торган, кызыксынучан табиб иде. Миңа калса, бу кеше бер нәрсәгә дә битараф була алмый. Ягъни, ул бар бүлекләрнең эшчәнлек процессын тирәнтен өйрәнә иде. Онкодиспансерның нинди шартларда эшләгәнен хәтерлисезме? Таләпләргә туры килми торган иске биналар иде. Шуңа да карамастан, Марат Наил улы җитәкчелегендә барлык хезмәтләр дә үсте, яңа технологияләр файдаланыла башлады. Моннан тыш, ул үз хезмәткәрләре фәнни эш белән шөгыльләнсен өчен аларга һәрвакыт этәргеч бирә иде", - дип сөйләде "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә онкогинекология бүлеге җитәкчесе Наил Габитов.  

7 нче номерлы хастаханә баш табибы буларак, яңа министр нинди булган?

2008 елның июнендә Марат Садыйковны 7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы итеп билгелиләр. Табиблар һәм авырулар кайчагында Ашыгыч рәвештә медицина ярдәме күрсәтү үзәге дип атап йөрткән клиника Бөтендөнья җәйге Универсиада-2013 госпитальләре исемлегенә керә. 



"Универсиада ачылган елны онкология диспансерында төзекләндерү эшләре бара иде. Марат Наил улы, җитәкчелек белән берлектә, 7 нче номерлы хастаханә базасында онкология бүлеге ачтылар. 2013 елда без күчендек. Бу бик акыллы карар иде, чөнки хастаханә хәзер күп профильле. Гомумән, Марат Наил улы җитәкчелегендә хирургия яңа үсеш алды", - дип өстәде Наил Габитов. 

Сүз уңаеннан, 2010 елда Марат Садыйков Казан шәһәренең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Бу бүләк аңа калада гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юк итүдә эшне оештыруның югары күрсәткечләре өчен бирелгән. 

Шулай ук, Татарстан Президенты Карары нигезендә, халык сәламәтлеген саклау һәм күп еллык хезмәте өчен Марат Садыйков Татарстан Республикасының атказанган табибы исеменә лаек булган. 

7 нче номерлы хастаханә хезмәткәрләре сүзләренчә, яңа министр һәрвакыт үз-үзенә ышанучан, үлчәп эш итә белүе, төгәллеге белән аерылып торган. 

"Марат Наил улы беркайчан да диярлек кешеләрдә ялгышмады. Максималь рәвештә дөрес карарлар кабул итә, нәтиҗәләр ясый. Аның җитәкчелегендә без үзебезне һәрчак ышанычлы тойдык. Иң авыр минутларда, теләсә кайсы вакытта ул коллективны туплап, дөрес юнәлеш бирә белде. Аңа һәрвакыт киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин иде. Безнең өчен бу моңсу да, шатлыклы да... Моңсу, чөнки без ансыз калабыз. Ә аның өчен шатланабыз, чөнки министрлык яхшы кулларга күчә. Киләчәктә Марат әфәнденең бар да яхшы булачагына, алга таба да дөрес юнәлештә барачагына ышанабыз. Без һәрчак аның өчен", - диде 7 нче номерлы хастаханәнең токсикология бүлеге мөдире, Татарстанның штаттан тыш баш токсикологы Алия Насыйбуллина

Марат Садыйков 2009елда Татарстан Дәүләт Советы депутаты һәм комитет әгъзасы итеп сайлана. Казан гражданнары мөрәҗәгатьләрен уңай хәл итүчеләр арасында да ул алдынгылар рәтендә. 

Министр булып билгеләнү сәбәпле, Марат Садыйков депутатлыктан китәргә мәҗбүр булачак. 



Хезмәттәшләре баш табибны яңа вазыйфага озата

Хезмәттәшләре сүзләренчә, баш табибның китүе алар өчен моңсу, шул ук вакытта шатлыклы да.  Марат Садыйков хәзер яңа баскычка күтәрелде, ә хастаханә сәләтле җитәкчесез калды. 



"Бездә ике төрле хис. Татарстан Сәламәтлек министрлыгын Марат Наил улы җитәкләячәгенә без шат. Ул белдекле һәм нәтиҗәле эшли торган җитәкче. Икенче яктан, аның белән аерылышу моңсу. Чөнки Марат Наил улы җитәкчелегендә хастаханә бик тиз үсә иде. Безнең хастаханә Татарстанда иң кирәклеләрнең берсе булсын өчен бик күп эшләде. Югары профессиональ сыйфатларыннан тыш, Марат Наил улын кешелеклелек сыйфатлары да бизи. Ул хезмәткәрләргә игътибарлы, теләсә нинди мәсьәләләр буенча фикер алышып була. Яңа, бик катлаулы һәм җаваплы эшендә җитәкчебезгә без уңышлар телибез",- диде 7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең нейрохирургия буенча баш белгече, табиб-нейрохирург Равил Кәримов. 

Табиблар сүзләренчә, Марат Садыйков коллективтагы климатка бик зур игътибар бирә. 

"Ул һәр бүлекнең генә түгел, һәр авыруның да язмышы белән кызыксына. Ул һәрчак ярдәм кулы суза. Марат Наил улы искиткеч җитәкче! Ул команданы бик оста туплый, психологик тренинглар үткәрә, кешеләрнең үзара аралаша алуын күзәтә. Бу аның сәләте, хезмәтендәге уңышлары нигезе", - дип нәтиҗә ясады Наил Габитов. 

Марат Садыйков үзен-үзе күтәргән кешеләрнең берсе. Ул табиблыктан алып, министр дәрәҗәсенә күтәрлде, ди Татарстаннан Россия Дәүләт Думасына сайланган депутат, республиканың элеккеге сәламәтлек министры Айрат Фәррахов. 



"Марат Наил улы бәхәсләшә торган кеше түгел. Бу аның уңышы. 7 нче номерлы хастаханәне төзегәннән соң безгә 3 коллективны берләштерергә кирәк иде. Шул исәптән, хастаханәнең элеккеге коллективын һәм ашыгыч ярдәм хастаханәсе коллективын. Бу бик аерыла торган коллективлар иде. Алай гына да түгел, аларның медицина мәктәбе дә бик төрле. Марат Наил улы аларны берләштереп, бик яхшы коллектив булдырды һәм хәзер алар 7 нче номерлы хастаханәдә эшли", - дип билгеләп үтте Айрат Фәррахов. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100