Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда Яңа ел төнендә тәрәзәдән салют очып кереп, фатирда янгын чыккан

Алтынчы каттагы төтен баскан фатирдан хуҗа әбине күршеләре алып чыккан.

news_top_970_100
Татарстанда Яңа ел төнендә тәрәзәдән салют очып кереп, фатирда янгын чыккан
Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Казанның Адоратский урамында урнашкан йортта фаҗига була. Тәрәзәдән очып кергән петарда аркасында, фатирдагы бар җиһазлар, кием-салым янып бетә. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

Бу янгын турында Айрат Гафиев исемле кеше социаль челтәрләрдә язган. Аның сүзләренчә, янгын петарда аркасында чыккан. Айрат үзе моны күреп торуын әйтә. Күп катлы йорт янында фейерверк аттыралар. Залпларның берсе вакытында тәрәзә пыяласы ватыла, шуннан соң янгын башлана, диелә бу хәбәрдә.

Хәзер Казанда салют аттыру аркасында килеп чыккан янгынны тикшерүчеләр өйрәнә. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

«1 гыйнварда Яңа-Савин районының Адоратский урамындагы 37 йортта янгын булды. Янгын турында 00.30 минутта хәбәр иттеләр. 00.41 минутта ачык ут сүндерелде. Янгын сүндерүчеләрне подъездда яшәүчеләр һәм фатир хуҗасы каршы алды. Ул алтынчы каттагы фатирдагы бер бүлмә януын, ишек йозакка бикле булуын әйтте. Һәлак булучылар, зыян күрүчеләр юк. Йокы бүлмәсендә диван, тумбочка янды», диелә ведомство хәбәрендә.

Соңрак тикшерүчеләр ачыклаганча, фатирда яшәүче 69 яшьлек хатын өйдә була, төн уртасыннан соң ул урамда салют тавышлары ишетә. Бер мизгелдә тәрәзә пыяласы ватыла, бүлмәгә салютка охшаган әйбер очып керә. Бүлмәгә төтен тула. Аннары бу фатирга күршеләре шакый, әбине өйдән алып чыгалар, күршеләр янгынны сүндерә башлый.

Тикшерүчеләр шкаф белән диван арасында салютка охшаган предметны табып алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100