Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда Яңа ел төне җылы булачакмы?

Татарстанда иң салкын кыш 1978 елда теркәлгән.

news_top_970_100
Татарстанда Яңа ел төне җылы булачакмы?

Татарстанда Яңа ел төне җылы булачак. Бу хакта КФУның Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Республикага киләсе атнада Карск диңгезеннән арктик һава агымы керүе . Экстремаль салкын дулкыннан соң республикага җылы агым килә. Салкыннар үтеп китәчәк һәм Яңа елда җылытачак», — диде ул.

  • Эксперт мәгълүматлары нигезендә, Татарстанда иң салкын кыш 1978 елда теркәлгән. 31 декабрьдә −44 градус булган. 1994 елның соңгы көне, киресенчә, аномаль җылы булып истә калган. Температура 4 градус күзәтелгән.

«1 гыйнварда Казанда 31 декабрьгә караганда салкынрак була. Уртача тәүлеклек һава температурасы 6,5 градусны тәшкил итә. Быел Яңа ел төнендә һава температурасы нормага якын булачак. Соңгы 30 елда 1 гыйнварда уртача тәүлеклек һава температурасы 8,6 градус була», — дигән «Татар-информ» әңгәмәдәше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100