Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә нинди чаралар үткәреләчәк?

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә күп төрле мәдәни, күңел ачу чаралары, тамашалар, спорт ярышлары, белем бирү программалары үткәреләчәк. Бу хакта Татарстанның Министрлар кабинетында үткән брифингта сөйләделәр.

news_top_970_100
Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә нинди чаралар үткәреләчәк?
Рамил Гали

Балалар һәм яшьләрнең кышкы яллары файдалы булачак

Республикада балалар һәм яшүсмерләр өчен үткәреләчәк бәйрәм чаралары турында Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сөйләде.

Кышкы каникуллар вакытында Татарстанда барлык ял итү формалары да булган 218 сәламәтләндерү учреждениесы эшләячәк. Монда барлыгы тугыз меңнән артык бала ял итә алачак. Программага һәм ял итү вакытына карап, кышкы сменаларга путевка бәясе биш меңнән ун дүрт меңгә сумга кадәр дип исәпләнгән.

Баланы лагерьга җибәрү һәм ялны оештыру өчен җаваплы оешмаларга, яшәү урыны буенча башкарма комитетларга, яисә лагерьларга турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә була.

Моннан тыш, 25 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр арада биш йөздән артык яшүсмерләр һәм утыздан артык яшьләр үзәгендә меңнән артык төрле чаралар үткәреләчәк. Биредә балаларны кышкы уеннар, бал-маскарадлар гына түгел, белем бирү, спорт буенча тренировкалар ясау чаралары да көтә.

Каникулларда кышкы уен-тамашалар һәм спорт ярышлары көтә

Татарстанның спорт министры Владимир Леонов республикада үткәреләчәк спорт чаралары программасы белән таныштырды.

Министр белдергәнчә, Яңа ел бәйрәмнәрендә ике йөздән артык спорт чаралары үткәреләчәк, аларда 45 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.

Ел саен үткәрелүче Спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында Татарстанның шәһәр-районнарында массакүләм спорт чаралары үткәреләчәк. Кышкы спорт төрләре буенча гына түгел, шахмат, шашка, волейбол, футбол, өстәл теннисы, баскетбол буенча ярышлар оештырылачак.Владимир Леонов

Татарстанның барлык шәһәрләрендә һәм районнарында тимераякта шуу өчен мәйданчыклар, чаңгы трассалары эшләячәк, аларда спорт инвентарьларын прокатка алырга да мөмкин булачак. Казанда 19 шугалак, 78 хоккей мәйданчыгы, сигез яктыртылган чаңгы трассалары эшләячәк. Моннан тыш, Кремль яр буендагы шугалакта да тимераякта йөрергә мөмкин булачак.

Бәйрәм көннәрендә профессиональ спорт клублары да уеннарын дәвам итәчәк. Казанның «Ак Барс» хоккей командасы «Татнефть Арена» боз спорт сараена кайтачак. 5 гыйнварда «Ак Барс» Чиләбенең «Трактор» командасы белән, 7 гыйнварда Магнитогорскиның «Металлург» командасы белән, 9 гыйнварда Түбән Новгородның «Торпеда» командалары белән очрашачак.

4 гыйнварда «Баскет-холл» спорт комплексында Казанның «Уникс» баскетбол командасы Саратовның «Автодор» командасы белән уйнаячак. Шулай ук 8 гыйнварда Казанның «Ракета» стадионында «Динамо Казан» командасы һәм Иркутскиның «Байкал Энергия» клубы арасында туплы хоккей буенча ярышлар узачак.

Бәйрәм көннәрендә дә белем алырга, викториналарда катнашырга мөмкин

Белем бирү оешмаларында бәйрәм итү чаралары турында Татарстанның фән һәм мәгариф министры Рафис Борһанов сөйләде.

24-30 декабрьдә Татарстан мәктәпләрендә укучылар һәм иҗтимагый берләшмәләре активистлары өчен профильле сменалар оештырылачак. Аларда якынча 200 активист һәм балалар иҗтимагый берләшмәләрнең лидерлары катнашачак. Смена кысаларында балалар еллык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясаячаклар, киләсе елга планнар төзиячәк, мастер-классларда, иҗади проектларда һәм уен программаларында катнашачаклар.

27 декабрьдән 6 гыйнварга кадәр Татарстанның фән һәм мәгариф министрлыгы «Мәдәниятле каникуллар» проектын гамәлгә ашырачак. Проект кысаларында ятим һәм әти-әниләре тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, шулай ук предметлар буенча республика олимпиадаларында, фестивальләрдә, бәйгеләрдә җиңүчеләр «Әкият» курчак театрына, Казан циркына, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар һәм Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрына, шулай ук Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексына барачаклар.

2-8 гыйнварда Актанышта шахмат, йөзү буенча ярышлар, рәсем бәйгесе, көрәш, техник иҗат буенча викториналар узачак.

Кадет мәктәпләрендә дә Яңа ел бал-маскарадлары, эстафеталар, уеннар, викториналардан торган бәйрәм чаралары булачак.

Күңел ачу тамашаларыннан сәламәтлекләре чикләнгән балалар да читтә калмаячак, алар өчен дә күп төрле бәйрәм чаралары планлаштырылган.

Яңа ел каникуллары вакытында эшләячәк 198 мәктәп яны лагерында 6,5 меңнән артык бала ял итәчәк. Алар профильле укыту программаларында, иҗади конкурсларда, викториналарда, фестивальләрендә һәм кышкы уеннарда катнаша алачак.

Татарстанлылар өчен мәдәни чаралар мулдан булачак

Республика халкына нинди яңа ел тамашалары тәкъдим ителәчәге турында Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.

Яңа ел каникулларында Татарстанның барлык Театр учреждениеларында да спектакльләр куелачак. Барлыгы рус телендә 192, татар телендә сиксәннән артык тамаша булачак.

Республика халкы соравы буенча без «Әкият» курчак театрында татар телендәге спектакльләр санын арттырдык. Быел татар телендә сигез спектакль татар телендә күрсәтеләчәк. Бу чараларны үткәрү өчен ике меңнән артык билет каралган.Ирада Әюпова

Театр учреждениеларыннан тыш, башка мәдәни оешмаларның бер өлеше балалар өчен Яңа ел тамашалары әзерли. Мәсәлән, Салих Сәйдашев исемендәге концертлар залы бәйрәм программасына «Венача Яңа ел», «RENAISSANCE» камера оркестрының бал-маскарады, Юлия Зиганшинаның романслар кичәсе, «Christmas Jazz Bells» джаз кичәсе, квартет яңгырашында «Шәмнәр яктысында Раштуа», «Ворожея» рус җыры театрының «Снежность» тамашасы, «Орган патшалыгы. «Вифлеем йолдызы яктысы», «Андерсенның тылсымлы әкиятләре» кебек сигез концерт-тамаша керткән.

26 декабрь — 8 гыйнвар көннәрендә Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус зур драма театры яраткан әкиятләр буенча спектакльләр куя. Программада Корней Чуковскийның «Доктор Айболит», «Алтын ачкыч яки Буратино маҗаралары», «Кызыл калфак» һәм башка спектакльләр бар.

Каникул көннәрендә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында «Ал чәчәк» балеты премьерасы булачак. Бу Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, Казанның хореография училищесы белән берлектә эшләнгән проект.

Казан дәүләт яшь тамашачы театрында да Александр Ловянниковның «Тылсымлы патшалык сере» постановкасы буенча премьера булачак. Бу спектакль «Кече Ватан» федераль партия проекты кысаларында куелган.

«Әкият» татар дәүләт курчак театрында исә 8 гыйнварга кадәр «Дисней төшләре» интермедия спектакле белән берлектә татар телендә «Өрә белмәгән көчек» спектакле дә уйналачак.

Яшь тамашачыларны Габдулла Кариев исемендәге театрда да Яңа ел тамашасына көтәләр. 2-4 гыйнварда балалар төрле персонажлар белән очрашачак һәм театрда «Питер Пен» премьерасын караячак.

Музейларда да кызыклы программалар үткәрелә. Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында мәсәлән, Яңа ел күргәзмәсе оештырылачак. Александр Греков коллекциясеннән Яңа ел уенчыклары күргәзмәсе ачылды инде, ул мәктәп каникуллары көннәрендә дәвам итәчәк.

Татарстанның Милли музее быел «Диңгезләр, дулкыннар буйлап» тематик яңа ел тамашасы тәкъдим итә. Ул Россия Хәрби-Диңгез флоты көненә багышланган «Казан адмиралтействосы: Россия флоты даны өчен» дип исемләнгән махсус күргәзмәдә узачак.

8 гыйнварда Боратынский музеендагы Раштуа балында ХlХ гасырдагы бал биюләрен күрергә мөмкин булачак. Ә менә Казан Кремле музей-тыюлыгында күңел ачу чараларыннан тыш, кар бөртекләре фабрикасы, белем бирү-фәнни чаралары узачак. Казанның Эрмитаж үзәге исә казанлыларны Анри Матисс һәм Марк Шагала әсәрләре буенча медиафантазияләр күргәзмәсенә чакыра.

Быел китапханәләр дә кызыклы программалар әзерлиләр. Китап укучылар өчен муниципаль учреждениеләрдә барлыгы 500дән артык чара үткәрелер дип көтелә.

Татарстанга Яңа елны бәйрәм итәргә киләчәк туристларны ни көтә?

Республика кунакларын кызыксындыручы бәйрәм чаралары турында Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде.

Быел чит илләрдән, Россия төбәкләреннән бик күп туристлар, кунаклар көтелә. Яңа ел каникулларын Казанда үткәрергә туристларны җәлеп итү өчен бик зур эш башкарылган. Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, Россиянең башка эре шәһәрләренә ориентлашкан реклама кампанияләре үткәрелгән.

Бәйрәм аралыгының кайбер көннәрендә кунакханәләр йөз процентка тулган. Быел 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә туристлар саны бераз кимрәк, бу 31 декабрь эш көне булу белән бәйле. Әмма калган көннәрдә йөкләнеш бик югары. Димәк, башкалабыз урамнарында, туристик үзәкләрдә илебез почмакларыннан килгән кунаклар саны бик зур булачак.

Кунакларны Казан, Болгар, Зөя, Алабуга һәм башка туристлык үзәкләре буенча кызыклы экскурсия программасы көтә.

2 нче гыйнвардан 6нчы гыйнварга кадәр «Туган авылым» комплексында һәр көнне «Казан-шоу» фольклор тамашасы узачак. Кичке аш форматында уздырыла торган тамашаны теләгән һәркем килеп карый алачак.

Кышкы каникулларда татар ашлары әзерләү буенча күпсанлы мастер-класслар узачак. Мастер-класслар «Татар утары”нда, «Туган авылым» комплексында, башка кафе-рестораннарда, хәтта шул исәптән, паркларда да оештырылачак.Сергей Иванов

Сүз уңаеннан, Татарстан быел гастрономия туризмы буенча иң яхшы төбәк буларак танылып, җиңү яулады.

Быел Кыш бабайның резиденциясе туристларны һәм җирле кешеләрне җәлеп итү үзәгенә әйләнәчәк. Ул үз эшен башлаган инде һәм каникулның барлык көннәрендә дә эшләячәк. Резиденциягә яңа ел каникулларында җиде меңнән артык кеше килер дип көтелә.

Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Содружество» шәһәр яны компаниясенең уртак эше нәтиҗәсендә «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгына барып җитү өчен уңайлы юл барлыкка килгән. Теләге булган һәркем Казаннан электричкада «Зөя " станциясенә кадәр бара ала, аннан утрау-шәһәрчеккә бару өчен махсус автобус көтә. Көн саен ике якка да шундый дүрт рейс оештырылачак.

5 гыйнварда Кукмарада «Кышкы мода» театры тамашасын, иң яхшы киез итек дизайны конкурсын, биючеләр, кырык тартмачылар, шамакайлар чыгышларын эченә алган «Кукмара киез итекләре» фестивале үткәреләчәк.

Ел саен Мамадышта үтә торган «SunnуФЕСТ» креатив чаналар фестивале быел 8 февральдә булыр дип көтелә.

Хәзерге вакытта фестивальдә катнашу өчен Россиянең ун төбәгеннән 50 команда гариза биргән инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100