Татарстанда йөртүчесез машина астында калган әби үлгән
Узып баручы кешеләр машинаны күтәреп, әбине алганнар.
"Хендай Солярис" машинасын хуҗасы Алабугадагы гипермаркет каршында калдырып киткән. Машина урыннан кузгалып китеп, әбине таптаган. Бу турыда "Новая Кама" район сайты хәбәр итә.
Узып баручы кешеләр машинаны күтәреп, әбине алганнар. Ләкин ул җитди имгәнеп, һәлак булган.
"Новая Кама"га машина йөртүче хатын аңлатма биргән. Ул автомобилен ручникта түгел, тизлектә калдырганын әйткән.
"Безне автомәктәптә шулай өйрәттеләр. 10 ел стажым бар", дип сөйләгән ул.