news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда йөкле хатын хастаханәгә барып җитә алмаган

37 яшьлек хатын иртәнге өч тирәсендә өйдә бала тапкан.

news_top
Татарстанда йөкле хатын хастаханәгә барып җитә алмаган
Чаллы шәһәрендә гадәттән тыш вакыйга булган. Йөкле хатын баласын өендә тапкан. Бу турыда "Челнинские известия" хәбәр итте. 

Яңа шәһәрдәге йортларның берсендә иртәнге өчләр тирәсендә нәни кыз бала дөньяга килгән. Тиз арада "ашыгыч ярдәм" чакырганнар. Табиблар бала белән ананы хастаханәгә алып киткән. 

37 яшьлек хатын өченче кызын тапкан. Сабый сау-сәламәт булып дөньяга килгән. Әни һәм балага документларны хастаханәдә тутырачаклар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар