Татарстанда йөк машинасына бәрелгән җиңел автомобиль яньчелеп беткән
Бәхеткә, һәлак булучылар юк
17 июньдә Яшел Үзән районында М7 трассасының 786нчы километрында коточкыч авария булган. Йөк машинасы белән җиңел автомобиль бәрелешкән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.
«Уют» кафесы тирәсендә төнлә белән булган юл һәлакәтендә ике кеше имгәнгән. Бәхеткә, беркем дә һәлак булмаган.
Шаһитлар төшергән фотолардан күренгәнчә, җиңел машина бөтенләй диярлек яньчелеп беткән, аннан тимер өеме генә калган.