Татарстанда йөк машиналары белән авариядә дүрт бала имгәнгән
Чаллы юлындагы юл һәлакәте кичә булды.
Алабуга районында урталай өзелгән йөк машинасы белән авариядә дүрт бала имгәнгән. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткән.
Авариядә биш кеше зыян күргән. Шуларның дүртесе балалар диелгән әлеге хәбәрдә.
Соңрак билгеле булганча, көндезге бер тирәсендә Мурзиха авылы янында "Мерседес" йөк машинасы, "Хендэ" җиңел машинасы, "МАН" йөк машинасы бәрелешкән. Бәрелешкәч, җиңел машина капланган, юл кырыена төшеп киткән. "Мерседес" йөк машинасы урталай өзелеп, юлга чәчелгән.