news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда хезмәт хакы чыннан да арткан

news_top

2024 елның гыйнвар – декабрь айларында Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләренең реаль хезмәт хакы, кече эшмәкәрлек субъектларын да кертеп, 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 12,9%ка арткан.

Бу Татарстанстат докладыннан күренә.

2024 елның 12 аенда уртача номиналь хезмәт хакы 75 644,8 сум тәшкил иткән. Узган елның 11 ае белән чагыштырганда, ул 22,3%ка арткан.

Шул ук вакытта, аерым декабрь белән чагыштырганда, татарстанлыларның реаль хезмәт хакы елына 21,6%ка арткан.

Ноябрь белән чагыштырганда ул 37,9%ка арткан.

Үз чиратында, декабрьдә республика халкының номиналь хезмәт хакы еллык чагылышта 33,4%ка һәм айлык чагылышта 39,6%ка арткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар