Татарстанда хайваннарда куркыныч инфекцияләр таралуны кисәтү буенча эшне көчәйтәчәкләр
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республикадагы эпизоотик иминлек мәсьәләсен махсус контрольдә тотуны таләп итте. Бу хакта ул Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә әйтте, дип яза «Челнинские известия».
Алексей Песошин сүзләренчә, Россиядә хайваннарда аеруча куркыныч инфекцияләр таралуга бәйле киеренке вазгыять күзәтелә.
«Районнар башлыкларына, ветеринария идарәләренә һәм Россельхознадзорга терлекләрне рөхсәтсез күчерүне ачыклау һәм туктату эшен көчәйтергә, терлекчелек оешмаларының биологик саклау белән тәэмин ителешен контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк», – диде Татарстан премьер-министры.
Республикага терлекләрне һәм азыкны ветеринария идарәсе белән килештереп һәм кирәкле барлык документлар булганда гына алып кайту рөхсәт ителәчәк. Белгечләргә Эчке эшләр министрлыгы ярдәм итәчәк.
«Вәзгыять катлаулы, шуңа күрә аеруча игътибарлы булырга кирәк», – дип нәтиҗә ясады Песошин.