Татарстанда узып баручының башына тәрәзәдән колбаса батоны төшкән
Бишенче кат тәрәзәсеннән колбаса белән телевизор да очып төшкән.
Түбән Камада бер хатын фатир тәрәзәсеннән җиһазлар ыргыта башлаган. Көпә-көндез тәрәзәдән очып төшкән колбаса батоны узып баручы ир-ат башына эләккән. Бу турыда НТР телеканалы хәбәр итте.
Бишенче кат тәрәзәсеннән азык-төлек, кием-салым белән бергә, телевизор да очып төшкән.
Башына колбаса төшкән ир-ат янына "ашыгыч ярдәм" чакырганнар. Урынга полиция хезмәткәрләре килгән. Тик бу хатын ишекне ачмаган, диелгән әлеге хәбәрдә.