news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда үз хисабыңа ничә көн отпуск алып була?

news_top
Татарстанда үз хисабыңа ничә көн отпуск алып була?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Хезмәт кодексы буенча, хезмәткәрләр түләнә торган еллык отпуск алырга хокуклы, ул күбесенчә 28 көн тәшкил итә. Моннан тыш, законда үз хисабыңа ял алу да каралган. Татарстанда эшләүчеләрнең ничә көн түләнми торган ял алырга хокуклы булуын «Татар-информ» яза.

Түләнми торган ялның максималь озынлыгы закон тарафыннан билгеләнмәгән. Ул хезмәткәр һәм җитәкче арасында үзара килешү буенча эшләнә, әмма ял алу сәбәпләрен җитәрлек дәрәҗәдә нигезле дип санамаса, җитәкче баш тартырга да хокуклы.

Шул ук вакытта кайбер категория гражданнар өчен үз хисабына отпуск алуга гарантияләнгән хокук каралган. Болар – түбәндәге хезмәткәрләр:

  • Инвалидлыгы булган хезмәткәрләр – аларга ел дәвамында 60 календарь көненә кадәр ял тиеш;
  • Бөек Ватан сугышында һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар – 35 көннән дә артмаган ял;
  • Эшләүче пенсионерлар – ел саен 14 көнгә кадәр;
  • Мөһим гаилә вакыйгалары булган очракта, бөтен хезмәткәрләр дә (бала туу, никах теркәү, якын туганның вафат булуы) – һәр аерым очрак өчен 5 көнгә кадәр;
  • Югары уку йортларында көндезге бүлектә укучы һәм эшләп укучы студентлар: имтихан сессиясе чорына 15 көнгә кадәр, дәүләт имтиханнарын тапшыру һәм чыгарылыш квалификация эшен яклаганда 4 айга кадәр. Көндезге-читтән торып һәм читтән торып уку формасында белем алучы студентлар өчен түләүле уку ялы каралган: беренче һәм икенче курсларда — 40 көн, аннан соңгы курсларда – 50 көн, ә дәүләт имтиханнары вакытында – 4 айга кадәр;
  • Көллият һәм техникумнарда укучылар – сессияләр һәм йомгаклау аттестациясе чорында 10 календарь көннән алып 2 айга кадәр. Түләүле уку ялы арадаш имтиханнар өчен бирелә: беренче ике курс студентларына — 30 көн, өлкән курс студентларына 40 көн.

Күрсәтелгән өстәмә көннәрнең төп ялга кушылмавын һәм киләсе елга күчерелмәвен истә тотарга кирәк. Әгәр алардан вакытында файдаланмасаң, аларны алу хокукы юкка чыга.

Моннан тыш, кайбер оешмаларда социаль гарантияләрне киңәйтә торган коллектив килешүләр гамәлдә. Алар нигезендә хезмәткәр уңайлы вакытта 14 көнгә кадәр түләүсез ял алырга мөмкин:

  • 14 яшькә кадәрге 2 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче хезмәткәрләр;
  • 18 яшькә кадәрге инвалид баласы булган ата-аналар;
  • 14 яшьтән кечерәк бала тәрбияләүче ялгыз ата-аналар.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар