news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда үсмерләр утырткан таксист кыз кызыл төскә тимер юлга кергән, ике егет үлгән

news_top
Татарстанда үсмерләр утырткан таксист кыз кызыл төскә тимер юлга кергән, ике егет үлгән
Фото: https://tatarstan24.tv

Татарстанның Дәрвишләр бистәсендә җиңел машина поездга бәрелгән. Авариядә 2 кеше үлгән. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Фаҗигадә үлүчеләр икесе дә – Яшел Үзән районы кешеләре. Берсе авария урынында ук үлгән, икенчесе хастаханәдә вафат булган. Бу турыда Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткән.

Юл һәлакәте 29 мартта Дәрвишләр тимер юл станциясе янында була. «Шевроле» машинасы белән 26 яшьлек кыз идарә итә. Ул таксист булып эшли. Машинада үсмерләр утыра.

Светофорның кызыл төсе януга карамастан, ул тимер юл аша чыгарга маташа. Шул чакта аңа товар поезды килеп бәрелә. 16 яшьлек үсмер урында ук үлә.

2001 елда туган тагын бер егет хастаханәдә вафат була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар