Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда үсмер малай утын ярганда бармакларын чабып өзгән

news_top_970_100

Казанда 2 бармагын чабып өзгән үсмергә полиция капитаны, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре Илсур Галиев ярдәм иткән. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Казанның Тынычлык урамында Галиев ярдәм сораучы хатынны күреп ала. Аның 14 яшьлек улы утын ярганда кулындагы 2 бармагын чабып өзгән. Гаилә баланы шәһәр хастаханәсенә алып барырга маташа, тик хәрәкәт бик акрын була.

Галиев бу турыда дежур частькә хәбәр итә, малайны һәм аның ата-анасын патруль машинасына утырта һәм, махсус сигналлары кулланып, аларны Балалар республика клиник хастаханәсенә илтә. Табиблар балага операция ясый.

Хәл бик җитди булуга карамастан, үсмер үзен тыныч тота, әнисен тынычландырырга тырыша, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100