Казанда 16 яшьлек кыз тегү эше белән шөгыльләнгәндә, тегү машинасының энәсе аның уң кулындагы имән бармагын тишеп чыккан һәм шунда кысылып калган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, кызга ашыгыч ярдәм чакыртканнар, әмма медицина хезмәткәрләре энәне үзләре чыгарырга курыккан. Вакыйга урынына 2нче эзләү-коткару отряды коткаручылары килгән.
Алар слесарь кораллары ярдәмендә энәне кызның бармагыннан чыгарган һәм зыян күрүчене медицина хезмәткәрләренә тапшырган.