news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда уртача хезмәт хакы 97,2 мең сумнан арткан

news_top

2026 елның беренче биш аенда Татарстан Республикасында уртача айлык хезмәт хакы 97 264 сум тәшкил иткән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 16,5%ка күбрәк. Аерым алганда, май аенда уртача хезмәт хакы 104 722 сум булган, еллык үсеш 17,4% тәшкил иткән. Бу мәгълүматлар Росстатның 2026 елның гыйнвар–июнь айларындагы Россиянең социаль-икътисади хәле турындагы докладында китерелә.

Шул ук вакытта Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында оешма хезмәткәрләренең уртача номиналь исәпләнгән хезмәт хакы күләме буенча беренче урында кала. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Быелның беренче биш ае нәтиҗәләре буенча Идел буе төбәкләре арасында икенче урында Пермь крае урнашкан – анда уртача хезмәт хакы 88 156 сум булган (бер ел эчендә үсеш – 11,5%). Өченче урында – Удмуртия, анда бу күрсәткеч 85 416 сум тәшкил иткән (үсеш – 17,2%).

Май аен гына алганда да, хезмәт хакы күләме буенча икенче урында Пермь крае тора – 93 140 сум (еллык үсеш – 9,1%), өченче урында Удмуртия – 89 589 сум (үсеш – 16,3%).

Бөтен Идел буе федераль округы буенча гыйнвар–май айларында уртача номиналь хезмәт хакы 81 901 сум тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 12,2% күбрәк. Май аенда ул 86 554 сум булган (үсеш – 11,3%).

Россия буенча беренче биш айда уртача айлык номиналь хезмәт хакы 108 123 сум тәшкил иткән, еллык үсеш – 13,3%. Май аенда бу күрсәткеч 110 216 сум булган (10,1% үсеш).

Гыйнвар–май айларында хезмәт хакы иң югары булган төбәкләр арасында: Чукотка автономияле округы – 239 768 сум (үсеш – 14,7%); Мәскәү – 197 299 сум (үсеш – 15,6%); Магадан өлкәсе – 195 450 сум (үсеш – 20%).

Май аенда Мәскәү бишенче урынга төшкән: уртача хезмәт хакы 183 651 сум булган. Аны Чукотка автономияле округы (260 730 сум), Магадан өлкәсе (214 453 сум), Ямал-Ненец автономияле округы (205 365 сум) һәм Камчатка крае (198 784 сум) узган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 июль 2026
    Исемсез
    Бензин хакы күтәрелә дигән булалар. Мондый акча кереме булганда, хәзерге бәяләр чүп кенә! Андый акчаны кемгә түлиләр микән, алар кайда яши микән, нәрсә ашыйлар микән? Бәрәңге ашап маташмыйлардыр инде.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар