news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда уртача хезмәт хакы 100 мең сумнан арткан

news_top

Татарстан уртача хезмәт хакы 100 мең сумнан арткан Россия төбәкләре исемлегенә керде. Бер ел эчендә мондый төбәкләр саны 12дән 17гә кадәр арткан. Бу хакта Росстат мәгълүматларына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

2026 елның октябрендә әлеге исемлеккә Татарстан, Амур өлкәсе, Байкал аръягы, Красноярск һәм Хабаровск крайлары кушылган.

Бер ел элек исемлектә Мәскәү, Санкт-Петербург, Магадан, Мәскәү, Мурманск һәм Сахалин өлкәләре, Камчатка крае, Ненец, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округлары, Чукотка һәм Якутия булган.

2026 елның августында Россиядә уртача хезмәт хакы 103 014 сум тәшкил иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар