Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда уртача пенсия ничә сум?

news_top_970_100
Татарстанда уртача пенсия ничә сум?
"Татар-информ" архивы

Татарстанда Социаль фонд башлыгы Эдуард Вафин республикада уртача пенсия күләмен атаган. Гыйнварда иминият пенсияләре 4,8 процентка арткан. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

2022 ел азагына Татарстанда пенсиянең уртача күләме 19,4 мең сум булган. Бу турыда Вафин Россия Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстандагы бүлегенең йомгаклау коллегиясендә әйткән.

Картлык буенча иминият пенсиясе күләме 3 мең сумга диярлек арткан.

2022 елда 48 мең пенсия билгеләнгән. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында билгеләгән уртача пенсия күләме буенча бу иң югары күрсәткеч – 13 384,8 сум.

Исегезгә төшерәбез, былтыр 1 гыйнвардан – иминият пенсиясен, апрельдә социаль пенсияне 8,6 процентка индексацияләделәр. Быел гыйнвардан иминият пенсиясе арту 4,8 процент тәшкил итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100