news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда уртача пенсия 25 мең сумга җитеп килә

news_top

Россия Социаль фонды мәгълүматлары буенча, Татарстан халкының уртача пенсиясе 24 932 сумга җитте. Бу күрсәткечләр белән республика РФ субъектларының яртысыннан диярлек алда бара.

Татарстан Идел буе федераль округында алдынгы позицияләрнең берсен били. Республика күрше Башкортстанны (24 600 сум) узды. Идел буе федераль округының башка төбәкләре белән аерма тагын да сизелерлек:

  • Марий Эл — 22 700 сум;
  • Мордовия — 23 000 сум;
  • Чувашия — 23 500 сум.

Шулай ук Оренбург, Пенза, Саратов һәм Ульяновск өлкәләрен дә узды — анда уртача түләүләр 23 мең сумнан әз генә югарырак.

Татарстан Көньяк федераль округының барлык төбәкләрен (анда пенсияләр 21 900 сумнан 23 800 сумга кадәр), шул исәптән Әстрахан, Волгоград, Ростов өлкәләрен һәм Севастопольне, шулай ук Төньяк Кавказ федераль округы субъектларын узып китте.

Шул ук вакытта республикадан 39 төбәк алда бара, Иң зур түләүләр — Чукоткада (42 мең сумнан артык).

Камчатка крае, Магадан өлкәсе, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округлары, Мурманск өлкәсе, Коми Республикасы һәм Архангельск өлкәсендә пенсия Татарстанныкыннан артыграк.

Татарстанны шулай ук Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, шулай ук Ярославль, Калуга, Владимир, Ленинград, Свердловск, Иркутск, Томск, Кемерово өлкәләре һәм Пермь крае узып китә. Фонд материаллары буенча, Удмуртиядә һәм Киров өлкәсендә дә пенсияләр бераз югарырак

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар