Татарстан Республикасында урман фондын һавадан мониторинглау эше дәвам итә. Авиация патруле урманнарда янгын куркынычы югары класслы чорларда үткәрелә, янгын чыганакларын оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
2026 елда янгын куркынычы сезоны башланганнан бирле белгечләр инде 23 очыш үткәргән, аларның гомуми дәвамлылыгы 128 очыш сәгатен тәшкил иткән. Бу хакта ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләгән.
«Бурычларны үтәү өчен Cessna 172 заманча җиңел һава судносы кулланыла. Патрульлек гомуми озынлыгы 1318 километр булган өч маршрут буенча алып барыла. Иң озын маршрут биш сәгать ярымга исәпләнгән.
Күзәтү зонасына 1 миллион 214 мең гектар туры килә, бу республиканың урман фондының бөтен мәйданын колачлый. 2026 елның янгын куркынычы сезонына барлыгы 234 очыш сәгате каралган», – ди ул.
Исегезгә төшерик, урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданының кимүе «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектының максатчан күрсәткечләренең берсе булып тора, ул «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектына керә.