Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда урманга барып утын әзерләп алып кайтырга ярыймы?

Рослесхоз шәхси ихтыяҗлар өчен агач сатып алу тәртибен аңлата.

news_top_970_100
Татарстанда урманга барып утын әзерләп алып кайтырга ярыймы?
https://pixabay.com/

Күпсанлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы шәхси ихтыяҗлар өчен агач сатып алу тәртибен аңлата. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гражданнар үз ихтыяҗлары өчен агач материалын, шул исәптән утынны агач әзерләү белән шөгыльләнүче дәүләт учреждениеләре белән турыдан-туры сату-алу килешүләре төзү юлы аша сатып алырга хокуклы. Әгәр сатып алына торган агач күләме 10 куб метрдан артмаса, электрон теркәү документларын рәсмиләштерү таләп ителми.

Моннан тыш, 10 куб метрдан кимрәк күләмдәге агач материалын гражданнар электрон теркәү документларыннан башка гына алу мөмкинлеге бар. Алар үз ихтыяҗлары өчен (җылыту, корылмалар төзү максатларында) мөстәкыйль рәвештә әзерләргә, аны ваклап сатып алырга һәм транспортларга хокуклы. Шулай ук санап үтелгән бу очракларда алыш-бирешне аерым декларацияләргә яисә агач материалын исәпкә алырга кирәк булмаячак.

Сатып алына торган агач күләме 10 куб метрдан артып китсә, ул вакытта аны транспорт белән алып китү өчен электрон теркәү документы кирәк булачак, ул гражданин тарафыннан түгел, ә сатучы тарафыннан ЛесЕГАИС системасында төзелә.

Шәхси ихтыяҗлар өчен агач сатып алган гражданинга электрон теркәү документы кәгазь чыганакта чыгартып яисә андый документның ЛесЕГАИС системасындагы белешмәләре бирелә. Мондый документ килешү төзелгәннән соң 7 көн эчендә гамәлдә була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100