Татарстанда урам этләре балаларны коткарырга тырышкан тәрбиячене талаган
Әле шушы көннәрдә генә Чаллыда балалар бакчасы мәйданчыгында тәрбиячене урам этләре талап, киемнәрен ерткалап бетергән.
Мәйданчыкта уйнап йөргән балаларга ташланган этләрне куып җибәрергә тырышкан тәрбияче үзе зыян күргән. Бу турыда vestikamaza сайты язды.
Чаллы кешеләре бу этләр балаларга ташланган булса ни булыр иде, дип борчылыша икән.
Комсомольск районы администрациясе шикаятьләргә җавап итеп, этләрне тоту өчен кешеләр җибәргән. Хәзерге вакытта бу тирәдәге урам этләрен тотып бетергәннәр дип белдергән җаваплы оешма кешеләре.