Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстаннан мобилизацияләнгән депутат яу кырында улы белән күрешүне көтә

Татарстанда барлыгы унөч депутат мобилизацияләнгән.

news_top_970_100
Татарстаннан мобилизацияләнгән депутат яу кырында улы белән күрешүне көтә
"Татар-информ" архивы

Татарстаннан мобилизацияләнгән депутатлар арасында Актаныш районыннан Илсур Гизамов та бар. Илсур үзе Иске Кормаш авылыннан. Бу турыда «Актаныш хәбәрләре» яза.

«Өлешчә мобилизация башлангач, озак уйлап тормый, хәрби комиссариатка барып, махсус хәрби операциядә катнашу теләген белдерә. Күңелендә тынычлык булмагандыр. Контракт нигезендә хәрби хезмәттә булган улы хәрби операция башланган беренче көннән үк иң алгы сафта көрәшә. «Ул – теге яктан, мин бу яктан килеп күрешергә иде инде», – ди Илсур. Элемтәгә кереп, хәл белешеп сөйләшеп тә алдык. Бүгенге көндә Луганск өлкәсендә ул. Илсур Мөдәрис улына һәм мобилизация кысаларында хәрби чакырылышка киткән барлык райондашларыбызга исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп булсын!» дип яза «Актаныш хәбәрләре».

 

Фото: © https://vk.com/akt_habar

Татарстанда өлешчә мобилизация вакытында барлыгы 13 депутат мобилизацияләнгән. Алар – Казаннан, Әлмәт, Менделеевск, Кама Тамагы, Чистай, Актаныш, Саба, Теләче, Баулы, Әгерҗе, Буа, Балык Бистәсе, Алексеевск районнарыннан. Шунысын да әйтергә кирәк, Россиядә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, ул барлык кешеләр өчен дә бертөрле булыр дип планлаштырыла: түрәләр өчен дә, гражданнар өчен дә. 

Хәзер мобилизацияләнгән депутатларның берсе махсус хәрби операция зонасында, җидесе махсус хәрби операция зонасыннан ерак булмаган урында дислокация урыны буенча хәрби частьләрдә, биш кеше Казан югары танк команда училищесында әзерлек уза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100