Татарстанның Спас районында яшәүче укытучы хатын-кыз үзен ФСБ хезмәткәре дип таныштырган мошенникка ярты миллионга якын акча күчергән. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, мессенджерларның берсендә хатын-кызга билгесез кеше язган, үзен «ФСБ хезмәткәре» дип таныштырган һәм аның акчалары «ВСУ ихтыяҗларына җибәрелергә мөмкин» дип белдергән. Моңа юл куймас өчен, ул акчаны имеш «куркынычсыз счетка» күчерергә тәкъдим иткән. Хатын-кыз барлык күрсәтмәләрне үтәгән һәм 492 мең сум акчасын югалткан. Үзен алдаганнарын ул бераз вакыт узгач кына аңлаган.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Эчке эшләр министрлыгы киңәш итә: билгесез кешеләрдән килгән мәгълүматны һәрвакыт рәсми чыганаклар аша тикшерергә кирәк.