news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда укытучы хатын-кыз исерек дустын пычак кадап үтергән

news_top

Татарстанның Җәлил бистәсендә Лесная урамындагы бер йортта үтереш була.

KazanFirst басмасына үз чыганакларыннан билгеле булганча, 43 яшьлек хатын-кыз үз йортында 38 яшьлек таныш ир-аты белән талаша. Алар сугышып китә, шунда хатын-кыз пычак ала һәм исерек дустының аркасына һәм күкрәгенә берничә мәртәбә кадый. Яраланган ир-ат үлгән.

Хатын-кызның бер мәктәптә укытучы булып эшләве мәгълүм. Химия һәм биология укыта. Ә үлгән ир-ат бер җирдә дә эшләмәгән, элек хөкем ителгән булган. Җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 март 2025
    Исемсез
    Аллах ярдэм бирсен, укытучы кешене чыгырыннан чыгаргач тэртипсез эдэм булган.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар