Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда укытучыга ришвәт биргән өчен алтмыш студентны җаваплылыкка тартканнар

Студентлар үзләре дә укытучыларны ришвәт алуга этәрә, дип саный тикшерүчеләр.

news_top_970_100
Татарстанда укытучыга ришвәт биргән өчен алтмыш студентны җаваплылыкка тартканнар
https://pixabay.com/

2019 елда КФУның Чаллы филиалында укучы 60 студентны укытучыга ришвәт биргән өчен җаваплылыкка тартканнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең контроль-тикшерү бүлеге җитәкчесе Павел Каюмов сөйләде.

«Татарстанда белем бирү өлкәсендә ришвәтчелек җинаятьләре саны кимеми. Укытучыларның имтихан, зачет өчен ришвәт алу күренеше дәвам итә. Шулай ук белем бирү оешмаларының милеген урлау фактлары да бар», — ди ул.

Каюмов сүзләренчә, закон бозуларның иң күбе КФУның Чаллыдагы филиалында булган. Җинаять эшләре ачылган, югары уку йорты хезмәткәрләрен генә түгел, ә студентларны да җаваплылыкка тартканнар. Тикшерү версиясе буенча, студентлар үзләре дә укытучыларны ришвәт алуга этәрә.

Тикшерүче фикеренчә, бер мәсьәләне дә акча ярдәмендә чишәргә маташу кирәкми. Ришвәтчелек җинаяте өчен җаваплылык ришвәтне алган кешегә дә, биргән кешегә дә яный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100