news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда укучы бала югалган

Чандыр гына гәүдәле кыз 3 сентябрьдә өеннән киткән булган.

news_top
Татарстанда укучы бала югалган
Чаллыдагы "Автозаводский" полиция бүлеге 9 сыйныф укучысы Кристина К.ны эзли. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте.

Кыз 3 сентябрьдә өеннән киткән. Хәзерге вакытка кадәр аның кайда булуы билгеле түгел.

Кристинаның опекуны полициягә мөрәҗәгать иткән. Аның 15 яшьлек кызы моңа кадәр дә өйдән киткәнләгән булган.

Карап торышка, кызга 16-17 яшь, буе 170 см. Чандыр гәүдәле. Тәне караңгырак төстә, күзләре коңгырт, чәчләре иңбашларына кадәр озынлыкта.

Уң кулының беләзегендә чәчәк сурәте төшерелгән татуировкасы бар.

Кристина турында мәгълүматы булган кешеләргә 02 телефонына шалтыратырга сорыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар