Татарстанда Украинадагы хәрби операциядә һәлак булган өч балалы хәрби белән хушлаштылар
Түбән Камада Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган майор Альберт Галиәхмәтов белән хушлаштылар. Бу хакта prokazan.ru сайты яза.
Майор сәламәтлеге буенча демобилизацияләнә, аның өендә калу мөмкинлеге дә булган, әмма ул башкача карар кабул итә.
«Ул үзенең егетләрен ташлый алмавын, анда аларга кирәк булып, тылда тыныч кына яши алмаячагын әйтте», – дип сөйләде һәлак булган хәрбинең апасы.
11 мартта Альберт Галиәхмәтов минага эләгеп шартлый. Аңа 38 яшь иде. Аның хатыны һәм 3 баласы ятим калды.