Татарстан Республикасы территориясендә 2024 елның 8 сентябрьдә узачак Дәүләт Советы депутатларын сайлауга әзерлекнең актив фазасы башланды. 28 августта барлык муниципаль берәмлекләрдә дә 2 меңнән артык участок сайлау комиссияләре эшли башлады. Вакытлыча тору урыннарында булган гражданнар да тавыш бирә алсын өчен, хастаханәләрдә, санаторийларда, шикләнелүчеләрне һәм гаепләнүчеләрне сак астында тоту урыннарында, аэропортта 42 сайлау участогы ачылды.
«Тавыш бирүгә әзерлек кысаларында, участок сайлау комиссиясе әгъзалары сайлаучылар исемлеген аныклау эшен башлый. Сайлаучылар исә үз мәгълүматларын участок комиссияләрендә белә ала. Участок сайлау комиссияләренең барысы да 8 сентябрьдә тавыш бирүгә әзерләнә. Безнең төп бурыч – республикада яшәүче һәр кеше өчен гадел һәм үтәкүренмәле тавыш бирүне тәэмин итү», – дип сөйләде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев.
«Мобиль сайлаучы» механизмы буенча гаризалар кабул итү дә дәвам иттерелә. Бу – сайлаучыларга теркәлү урыны буенча гына түгел, ә фактта яшәгән урыннары буенча да сайлау мөмкинлеге бирә. Гаризалар территориаль яки участок комиссияләрендә, «Минем документлар» күпфункцияле үзәгенең теләсә кайсы офисында яки Дәүләт хезмәтләре порталында (www.gosuslugi.ru) шәхси кабинетта 4 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе искәрткәнчә, Татарстан парламентына сайлаулар төбәк дәрәҗәсендәге сайлаулар булгач, «Мобиль сайлаучы» бары тик республика территориясендә генә эшләячәк.
Үзегезнең сайлау участогы номерын цифрлы сервисларны: Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта (www.gosuslugi.ru) яки Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында «Цифрлы сервислар» бүлегендә (http://www.cikrf.ru/digital-services/naydi-svoy-izbiratelnyy-uchastok/) белергә була.
Искәртеп үтик, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар 8 сентябрьдә була. Барлык сайлау участоклары да иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр эшләячәк.