Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда туй кунакларын барысын да сайлауга алып чыгып киткәннәр (видео)

Бүген Артур белән Камилә сайлауга никахлашу сараеннан туй машиналарында килде.

news_top_970_100
Татарстанда туй кунакларын барысын да сайлауга алып чыгып киткәннәр (видео)

Бүген 1500 нче сайлау участогына килүчеләр туй бәйрәменең шаһиты булган. Сайлау участогы бүлеге туй кунакларына торт бүләк иткән, Яшел Үзән мэры Александр Тыгин котлаган. Горький исемендәге завод директоры Камилә һәм Артур Суровцовларга зур экранлы телевизор бүләк иткән.

“Артур миңа гыйнвар аенда тәкъдим ясады, - дип сөйләгән Камилә "Татар-информ" хәбәрчесе Мөршидә Кыямовага. - Туйны кайсы айда уздырырга, дип озак баш ваттык, икебез дә март аена тукталдык. Көнен Россия Президентын сайлауга туры китердек. Ирем туй кунакларын да безнең сайлау участогында тавыш бирергә күндерде. Кырык кунагыбыз, бүген гражданлык бурычларын безнең белән бергә үтәргә дигән карарга килде. Гадәттә якшәмбе көнне ЗАГСта никахны теркәтмиләр, әмма безгә каршы килмәделәр”.

Ир белән хатын икесе дә берүк кандидат өчен тавыш биргәне, Россия Президенты итеп шул кешене күрүләрен әйткән.

Яшь гаилә “Родина” мәдәният йортында тавыш биргәннән соң, бәйрәмне дәвам итәргә Раифада киттеләр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100