Татарстанда туризм үссен өчен нишләргә?
Сорауга ТР туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов җавап бирә.
Безгә килүче Россия, чит ил туристларына карасак, бездә барысы да бар. Төрле объектлар җитәрлек, кунакханәләр менә дигән, кухнябыз искиткеч. Майдан башлап, һава торышы да әйбәт бездә. Шуңа күрә ни дә булса җитми дип әйтү кыен.
Нәрсә җитми дигәндә, бу өстәмә мәгълүмати ярдәм генә булырга мөмкин. Бу Россия территориясендә дә, чит илләрдә дә ачык күренә. Төбәкне таныту кирәк. “1001 удовольствие” проектын үстерүне дәвам иттерергә кирәк. Кешеләр безнең Казанда ниләр барын белергә тиеш.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.