Бүген иртән Татарстанның Кайбыч районында Олы Подберезье авылы янында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.
«Татар-информ» мәгълүматлары буенча, М-12 трассасының 709 нчы чакрымында, Казан юнәлешендә, Hyndai җиңел автомобиле «Валдай» йөк машинасы астына кереп киткән.
Фаҗигада җиңел машинадагы дүрт кеше һәлак булган. Йөк машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән.
Һәлак булучыларның шәхесләре ачыклана.