news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда тукталыш янындагы ир-атның аягын машина өздереп киткән

Зур тизлектә баручы машина кеше таптап үтергәч, тукталып та тормаган.

news_top
Татарстанда тукталыш янындагы ир-атның аягын машина өздереп киткән
28 июльдә Чаллыдагы Муса Җәлил проспектында тукталыш янында ук бер җәяүлене машина бәрдереп киткән. Ир-атның аягы өзелгән. Бу турыда "Челнинские известия" хәбәр итте.

Кичке унынчы яртылар тирәсендә "Поликлиника" тукталышы яныннан зур тизлектә узып баручы машина ир-атны таптаган һәм тукталып та тормаган.

50 яшьлек ирнең аягы шунда ук өзелгән, диелгән әлеге хәбәрдә. Ул урында ук җан биргән. Бу ир-атның үзе белән документлары да булмаган, аны моргка илткәннәр.

Җинаятьче машина йөртүче исә урыннан качып киткән. ЮХИДИ хезмәткәрләре аны яңа шәһәрдә тоткарлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар