news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда туй ясаган яшь парлар 100 мең сумлык грантка гариза бирә ала

news_top
Татарстанда туй ясаган яшь парлар 100 мең сумлык грантка гариза бирә ала
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда Россия өчен уникаль булган «Татарстанда өйләнешүчеләр өчен грант» программасын озайттылар. Бу программа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән тормышка ашырыла. Проект яшь парларга 100 мең сум акча түләүне күздә тота, тик бу акчалар туйны милли стильдә оештыру өчен тотылырга тиеш. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Программада 3 критерийга туры килгән парлар катнаша ала: никах Татарстандагы ЗАГСта теркәлергә, ир белән хатынның берсе 35 яшьтән кечерәк булырга, икесе дә республикада кимендә 3 ел яшәгән булырга тиеш.

Республиканың яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина сүзләренчә, программа гаилә институтын ныгытуга һәм туй гореф-гадәтләрен заманча форматта саклауга юнәлгән.

Грантны туй уздыру мәйданчыгы, бизәү, музыкаль бизәлеш, милли костюмнар, полиграфия һәм бәйрәм тематикасына бәйле башка чыгымнар өчен тотарга була. Катнашу өчен «Татарстан хезмәтләре 2.0» кушымтасы аша гариза бирергә кирәк. Гаризада видеопрезентация, смета булырга тиеш һәм туйның концепциясен тасвирларга кирәк.

Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә, ә туй сентябрь-октябрьдә узарга, шулай ук 2025 елның ноябрь-декабренә планлаштырылган булырга да мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар