
Татарстанда яшь парларга туй уздыру өчен грантлар бирә башлаячаклар. Туй уздыру өчен грант 100 мең сум була. Бу сумманы 80 пар алырга мөмкин. Бу хакта Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина сөйләде, дип яза «Татарстан-24» телеканалы сайты.
«Бу уникаль проект – ул бары тик Татарстан Республикасында гына тормышка ашырыла. Бөтен Татарстан буенча 100дән артык гариза килде инде. Сайлап алуның 1 этабы 8 августка кадәр дәвам итә. Парларны сайлау критерийлары түбәндәгечә: пар кимендә 3 ел Татарстан территориясендә яшәгән булырга, кияү яки кәләш, яисә икесе дә 35 яшьтән яшьрәк булырга тиеш. Сайлауның 2 этабы туй уздырганда милли йолаларны саклауны исәпкә ала. Һәм, әлбәттә, тотылган сумма буенча да хисап тотарга туры киләчәк», – дип сөйләгән Софья Галиева-Мостафина.