Татарстанда туганнары өйдә бикләп калдырган хатын янып үлгән
Олы яшьтәге хатынны туганнары өйдә өстеннән бикләп калдырып чыгып киткән булган.
Кукмара бистәсендәге фаҗига турында "Татарстан24" телеканалы хәбәр итте.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә, йортны ут чолгап алган булган инде. Коткаручыларны каршы алган ир биредә хатыны, ике баласы һәм хатынының пенсионер әнисе белән яшәгәнлеген хәбәр иткән.
1935 нче елгы әби янып үлгән. Аны, өйдән чыгып китмәсен өчен, бикләп калдыра торган булганнар.