Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда «Царево village» комплексында янгында ике кеше үлгән, өч кеше имгәнгән

Янгын өч катлы йортның беренче катындагы фатирның аш бүлмәсендә башланган.

news_top_970_100
Татарстанда «Царево village» комплексында янгында ике кеше үлгән, өч кеше имгәнгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлы

Питрәч районындагы Яңа Шигали авылында урнашкан «Царево village» торак комплексында янгында ике кеше һәлак булды, тагын өч кешене хастаханәгә озатканнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

15 сентябрьдә Муса Җәлил урамындагы өч катлы йортның беренче катында янгын чыгу турында кичке сигезенче тирәсендә хәбәр итәләр. Янгын фатирның аш бүлмәсендә башлана.

Бу йорттан җиде кеше үзләре чыга. Янгын сүндерүчеләр ут эчендә ике кеше мәетен таба

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сүзләренчә, бу йортта яшәүче алтмышлап кешене якындагы мәктәпкә урнаштырып торганнар. Шулай да кешеләр үз йортлары яныннан китәргә ашыкмаган.

Янгында зыян күргән ике кешене Республика клиник хастаханәсенә китерәләр. 51 һәм 27 яшьлек ике ир-атның хәле уртача авырлыкта, алар травмалар үзәгендә ята, бу кешеләрнең тәне пешмәгән.

63 яшьлек хатын-кыз яну продуктлары белән агуланган, аны Питрәч район хастаханәсенә салганнар. Шулай ук бу хатын бик каты туңган, аның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

Янгын булган урынга Питрәч башлыгы Алмаз Әхмәтшин да килгән.

Соңрак янгынның сәбәпләре дә ачыкланды. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

Беренче каттагы фатирда аш бүлмәсендә электр җиһазларын дөрес файдаланмаганнар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100