Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда трассада ватылган автобустагы сигез баланы коткарганнар

Алексеевски районында трассада Казан-Азнакай автобусы ватылып калган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре автобустагы сигез баланы коткарган.

news_top_970_100
Татарстанда трассада ватылган автобустагы сигез баланы коткарганнар

Бу турыда Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Автобуста туңучы кешеләр турында хәбәр кичә 21 47 сәгатьтә килгән. Ярдәмгә 3 нче зона коткаручылар отряды киткән.

Казаннан Азнакайга баручы автобус трассада ватылып калган. Автобуста 30 пассажир, шуларның сигезе бала булган. Машина йөртүче запас частьлар алырга киткән һәм ике сәгатькә югалган. Кешеләр ягылмый торган салонда туңа башлаган.

Коткаручылар аларны җылыткан, кайнарчәй эчерткән. Шул вакытка башка автобус килеп җиткән, пасажирларны күчереп утыртканнар, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100