news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда трассада KIA машинасы поши бәрдергән, пассажир кыз һәлак булган

news_top
Татарстанда трассада KIA машинасы поши бәрдергән, пассажир кыз һәлак булган
Фото: © Татарстан Дәүләт автомобиль инспекциясе

Татарстанда трассада KIA автомобиле поши бәрдергән. Машинадагы пассажир кыз һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Татарстанның Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына караганда, бүген төнлә чит ил машинасының 25 яшьлек йөртүчесе М-7 трассасыннан югары тизлектә барган. Бер мизгелдә юлга поши килеп чыга, машина туктарга өлгерми кала һәм пошины бәрдерә. Пассажир урынында утырган 23 яшьлек кыз урында ук һәлак булган.

Фаҗиганең барлык сәбәпләре ачыклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар