news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда трактор белән бәрелешкәч, җиңел машина түбәсенә капланган

«Лада Гранта» тракторга юл бирмәгән булган.

news_top
Татарстанда трактор белән бәрелешкәч, җиңел машина түбәсенә капланган
шаһитлар

Татарстанда трактор белән җиңел машина бәрелешкән. Шуннан соң җиңел машина түбәсенә әйләнеп капланган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.

Юл һәлакәте 6 майда иртәнге сигезләр тирәсендә Чирмешән-Казанка юлында «Кояшлы» лагерена таба борылышка җиткәнче була. Трактор сул якка борылырга җыена. Аның артыннан килә торган «Лада Гранта» белән идарә итүче кеше тракторга юл бирми. Шуннан соң ул махсус техникага килеп бәрелә. Бәрелешү шулкадәр көчле була, җиңел машина әйләнеп түбәсенә каплана.

«Лада Гранта» йөртүчесенең башы имгәнгән.

Шаһитлар бу аварияне фотога төшереп алган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар