news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда трактор белән авариядә биш кеше имгәнгән

Җиңел машина тракторга килеп бәрелгән.

news_top
Татарстанда трактор белән авариядә биш кеше имгәнгән

17 ноябрь көнне кичке якта Зәй-Сухарево юлында авариядә биш кеше имгәнгән. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

Түбән Кама буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, «ВАЗ-211440» машинасын идарә иткән 60 яшьлек йөртүче үзе белән бер якка баручы «Т-16» тракторына бәрелгән. Трактор белән 25 яшьлек егет идарә иткән.

Бәрелүдән соң трактор юл кырыена төшеп киткән. Җиңел машина исә каршы як полосага очып чыккан. Аңа «Лада Гранта» машинасы килеп бәрелгән.

Авария вакытында «ВАЗ» һәм «Лада» йөртүчеләренең һәм пассажирларының сөякләре сынган, шулай ук тракторчы да имгәнгән. Бу биш кеше барысы да хастаханәдә дәвалана, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар