news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда төзелештә имгәнгәннән соң җитәкчесе хастаханәгә илтмәгән эшче комага киткән

news_top

Татарстанда төзелештә имгәнгәннән соң җитәкчесе хастаханәгә алып бармаган эшче ир-ат комага киткән. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсендә сөйләүләренчә, бу очрак турында бер телепрограмма эфирында хәбәр ителгәннән соң билгеле булган. Зыян күргән ир-атның гаиләсе сөйләгәнчә, төзелеш башлыгы эшченең сәламәтлегенә җитди зыян килмәгән, дип бәяләгән һәм зыян күрүчене өенә кайтарып куйган. Нәтиҗәдә ир-ат алган җәрәхәтләрдән комага киткән.

Җинаять эше ачылган. Тикшерү барышы турында Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга хәбәр ителәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар