Роспотребнадзор халыкта «Төрек җил чәчәге» дип атаган Коксаки вирусы китереп чыгарган авыруларның ешаюы аркасында борчыла. «РТ» басмасы Коксаки вирусының нидән гыйбарәт булуын, аннан ничек сакланырга һәм безнең республикада авырулар белән бәйле вазгыять нинди икәнен белде.
«Роспотребнадзор Россиянең кайбер төбәкләрендә Коксаки вирусы турында массакүләм хәбәрләрдән соң РФ төбәкләрендә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында иртәнге фильтрлар оештыруны контрольдә тотачак. Әгәр балада авыру билгеләре булса, аны тулысынча терелгәнче коллективтан изоляцияләү оештырыла», – дип хәбәр иттеләр шушы көннәрдә Федераль Роспотребнадзорда. Нигездә 15 яшькә кадәрге балалар авырый, дип өстәделәр.
Ведомство мәгълүматлары буенча, йогышлы авыруны нигездә Төркия курортларыннан туристлар алып кайта.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе үз чиратында оператив рәвештә энтеровирусларга бәйле кайнар линия ачты (ә Коксаки вирусы – шуларның берсе) – 8(843) 238 96 84.
«Мәгълүмат оператив җавап бирү өчен, шулай ук узган айдагы вазгыятьне ретроспектив бәяләү өчен җыела. Чит илләрдә ял итеп кайткан өлкәннәрдә һәм балаларда йогышлы авыру билгеләре барлыкка килгән очракта, кайнар линиягә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз», – дип аңлаттылар ведомствода.
Өстәмә рәвештә «Республика Татарстан» басмасына хәбәр итүләренчә, Татарстанда энтеровируслар белән вазгыять тотрыклы, авыручылар саны хәтта кими.
– 2024 елның 6 ноябренә энтеровирус инфекциясенең аерым очраклары теркәлгән, авырулар җиңел формада уза, авыруны теркәүнең һәр очрагы буенча эпидемиягә каршы чараларның тулы комплексы үткәрелә. Бүгенге көндә балалар мәгариф оешмаларында төркем белән авыручылар юк, – дип сөйләде Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. – Профилактика өчен шәхси һәм иҗтимагый гигиенаның элементар кагыйдәләрен үтәргә киңәш итәбез: кулларны даими рәвештә сабын белән юарга, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне куллану алдыннан яхшылап юарга. Ял иткәндә бары тик рөхсәт ителгән урыннарда гына су коенырга, суны йотмаска һәм аны балалар йотмасын өчен күзәтергә кирәк.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хаертынов үз чиратында билгеләп үткәнчә, энтеровирус инфекциясе безнең өчен яңа түгел, аны кузгатучылар бик күп, һәм алар барысы да күптән билгеле. Чыннан да балалар ешрак авырый, һәм бала никадәр кечерәк булса, авыруның йогуы да шулкадәр югарырак, чөнки авыру нигездә пычрак куллар һәм су аша була, ә һава белән әлеге авыруның йогуы – сирәгрәк күренеш.
– Бездә авыру очраклары гадәттә җәй уртасыннан теркәлә, июль-август айларында күтәрелеш күзәтелә, ә сентябрьдә авыру кими бара. Хәзер безгә авыруны җылы илләрдән алып кайталар. Коксаки вирусы яки башка энтеровирус белән пациентлар агымы юк, – дип ышандырды инфекционист.
Аның сүзләренчә, инфекция төрлечә күренә. Иң ачык билгесе – кул һәм табаннарда тимгелләр барлыкка килү, ул авыруның күпчелек очракларында барлыкка килә.
– Шул сәбәпле әлеге энтеровирус инфекциясен, аны еш кына Төркиядән алып кайтканга күрә, «Төрек җил чәчәге» дип атыйлар, хәер, әлбәттә, чынлыкта бу бернинди дә җил чәчәге түгел, – дип аңлата Халит Хәертенов.
Шулай ук авыру диарея, косу, ОРВИ симптомнары – томау, йөткерү белән бергә булырга мөмкин. Шулай ук бары тик температура гына да була ала.
– Энтеровирус инфекциясе, башка инфекцияләр кебек үк, катлауланулар белән яный. Бу – менингит, энцефалит, миокардит булырга мөмкин, – дип кисәтә республиканың баш инфекционисты.
Энтеровирус инфекциясен танып белү өчен, табиблар борын-йоткылыктан анализ һәм энтеровирус РНКсына тизәк анализы ала. Авырудан вакцина юк.
«Республика Татарстан»нан Дарья Субботина язмасы тәрҗемә ителде