news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда томан, җепшек кар һәм бозлавык фаразлана

news_top
Татарстанда томан, җепшек кар һәм бозлавык фаразлана
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Кышның беренче көнендә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы һәм бераз явым-төшем көтелә. Республиканың Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 1 декабрьдә республикада җепшек кар һәм яңгыр яву ихтимал. Кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин, дип яза «Татар-информ».

Республикада секундына 2-7 метр тизлектә исүче үзгәрүчән юнәлешле җиңелчә җил фаразлана. Һава температурасы 0..+5 градус була.

Моннан тыш, иртән юлларда урыны белән бозлавык булу ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар